Мәскәү Татарстанны сәяси һәм административ яктан зәгыйфьләндерү юлларын эзләүне дәвам иттерә. Казанны Татарстан башкаласы статусыннан мәхрүм итү турында хәбәрләр тарала башлады. Республиканың башкаласын федераль әһәмияттәге шәһәргә әвелдерергә мөмкиннәр. Моның артында ниләр ята? Казанга башка статус бирү бу республиканы югалту дип саналачакмы?
Узган атна азагында "Insider-T" Telegram каналы (200 меңгә якын язылучысы бар - ред.) хәбәр чыгарды. Имеш, Казан Татарстанның башкаласы статусыннан мәхрүм ителә ала. Ул Мәскәү, Петербур яки аннексияләнгән Кырымдагы Акъяр мисалында федераль әһәмияткә ия шәһәр дәрәҗәсенә күчәргә мөмкин. Ягъни бәйсез субъект кебек булачак. Бу адым артында ниләр ята? Әлеге фикер никадәр тормышка аша ала? Казан аерым статус ала калса, бу республиканың тәмам бетүе дигәнне аңлатамы?
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү Татарстанны сәяси яктан көчсезләндерү максаты белән эш итүен дәвам итә. Федераль үзәк Казанны Татарстаннан аерырга тели, бу икътисади һәм сәяси контрольне үз кулына алу максатында эшләнә, ди ул. Казанга аерым статус бирелсә, ике аерым субъект барлыкка киләчәк, бүленеш китәчәк.
Русиядә системлы кризис башланса, татарлар 1990 елдагы кебек баш күтәрә ала
— Татарстан һәрвакыт федератив хокуклар, милли һәм сәяси азатлык өчен көрәшүче төбәкләрнең берсе булды. Ул әле дә ачыктан-ачык күрсәтмәсә дә, баш иеп эш итсә дә, Мәскәү алып барган сәясәттән канәгать түгел. Федераль үзәк моны яхшы аңлый һәм озак еллар дәвамында республикага басым ясау өчен төрле ысуллар эзли, — ди ул. — 2017 елдагы хәлләрне искә төшерик, Путин Йошкар-Олага килде, урыс теле турында чыгыш ясады һәм татар теленә һөҗүм башланды. Бу вакыйгадан соң Русиядә милли мәгариф системын юк итү эше җәелдерелде. Башта Татарстанда татарларның, аннары башка милләтләрнең телләрен кистеләр. Балалар бакчаларын, укытучыларын җинаятьчеләр кебек күзәттеләр.
Татарлар Русиядә сан буенча икенче урында тора. Татарстан үзе географик яктан илнең үзәгендә, Евразиянең йөрәгендә урнашкан. Бу фактлар Мәскәүне борчуга сала. Ни өчен? Русиядә системлы кризис башланса, татарлар 1990 елдагы кебек баш күтәрә ала. Шуннан Мәскәү дер калтырап тора.
Мәскәү мондый сценарийны алдан ук юк итәргә тырыша. Мәсәлән, менә тасвирланган бер юл — Казаннан башкала статусын тартып алу. Шәһәрне турыдан-туры Мәскәүгә буйсындыру. Димәк икътисади һәм сәяси яктан бүленеш булачак дигән сүз. Ә бүленгән белән идарә итү җиңел.
Казан — танылган, көчле шәһәр. Ул төрле мәдәни, дини, төрки һәм славян дөньясын тоташтыручы үзәк. Татарстан — хәрби-сәнәгать һәм нефть-химия комплексы ягыннан алга киткән төбәк. Республика җитештерә, сата, акча эшли. Монда боралаклар, КамАЗ, ТАНЕКО, Түбән Кама, Чаллыда төрле ширкәтләр эшли. Мәскәү Казанны республикадан аеруга ирешсә, ике аерым субъект барлыкка киләчәк. Димәк, федераль үзәккә бик җиңел генә ике субъект өстеннән икътисади һәм сәяси контроль күчәчәк.
Руслан Айсин мондый хәбәрләрнең таралуы махсус эшләнә дип саный, моңа имеш-мимеш итеп кенә карау хата, ди. Фантазия буларак кабул ителергә мөмкин, әмма Русиядәге сәяси вазгыять, сәяси вертикальне исәпкә алганда моны тормышка ашыру вакыт мәсьәләсе генә, дигән фикердә ул.
Мәскәү басымына каршы чыгарлык бер көч юк, теләсә нинди бәхәс бастыралачак
— Русиядә кануннар эшләми, әхлак кагыйдәләре үтәлми, хокуклар системлы рәвештә бозыла, мондый идеяләрне яңгыратуны тәнкыйтьләүче институтлар юкка чыгарылды, Мәскәү басымына каршы чыгарлык бер көч юк, теләсә нинди бәхәс бастыралачак. Һәркем өстендә балта эленеп тора. Казанда да, Татарстанда урыс дөньясын идеологиясен көчәйтү сәясәте алга сөреләчәк.
Казан өчен көрәш булачак. Бу көрәш, бәлки, 1552 елдагы Казан ханлыгын буйсындыруга тиң булыр. Әмма нәтиҗәсе — билгесез: җиңәрбезме, әллә җиңелербезме — сорау ачык, — дип фикерләре белән уртаклашты белгеч.
Сәяси эмиграциядә яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов фикеренчә, Мәскәү Татарстанга карата чара әзерли. Казанны федерал статуслы шәһәр итү урыслаштыруның бер юлы дип саный ул.
Казанга тагын да күбрәк урыс милләтеннән кешеләр килеп тулачак
— Аңлашыла ки, әгәр Казан республика башкаласы статусыннан мәхрүм ителсә, Казан Татарстан хөкүмәтенә буйсынмаячак: шәһәрнең идарә оешмасы аерым булачак, аның республикага бернинди дә тәэсире, бәйләнеше калмый, салымнардан җыелган табыш Татарстанга түгел, ә Мәскәүгә китәчәк. Бу бер генә мисал, тискәре нәтиҗәләрне саный китсәң, күп.
Иң мөһиме шунда ки һәм куркынычы да— Казан федераль әһәмияткә ия шәһәргә әйләндерелсә, урыслаштыру процессын көчәюне көт тә тор. Казанга тагын да күбрәк урыс милләтеннән кешеләр килеп тулачак. Татарлар авылларында яшәп калачак, төбәкләрдән дә татарлар күчмәячәк, чөнки аларның туган як, туган җир, йорт, туганнар төшенчәләре көчле, ә менә урыслар кайда акча эшләп була, шәһәрләргә омтыла. Соңгы рәсми җанисәп нәтиҗәләренә карасаң да бу ярылып ята, Казанда татарлар саны (608,5 мең кеше) урыслардан (584,2 мең кеше) бераз гына күбрәк. Казанга федерал статус бирелә икән, башка төбәкләрдән килүчеләр күбәячәк, Казанда татар факторы кимиячәк. Анда инде мәчетләр ник күп, нигә кирәк бу татарча язулар, ник Казан татар театрында урысча уйнамыйлар дигән сораулар туачак.
Тагын бер әйбер. Әгәр Казан Татарстан җитәкчелегенең контроленнән чыкса, Путин режимы Казанга башлык итеп үз кешеләрен җитәкче итеп билгеләячәк. Алар Татарстанга каршы котыртылачак, республика белән шәһәр арасында каршылык тудырылачак, һәм, әлбәттә, Казанда урыс факторын көчәячәк, — дип фикерләрен язды Руслан Габбасов.
Белешмә: Татарстанга һөҗүм кайчан башланды һәм ничек бара?
- 2000 елларда Путин президент булып килгәннән соң, сәяси вертикаль көчәйде, төбәкләр контрольгә алынды. Федераль үзәк салым җыюны тулысынча үз кулына алды, Татарстан бюджеты Мәскәүдән дотацияләргә бәйле булды.
- Федератив килешүләр яңартылмады. 2007 елда Татарстан белән Русия арасында яңа Шартнамә төзелде, ләкин 1994 елгы килешүдән аермалы, анда республика күп кенә хокукларыннан мәхрүм калды. 2017 елда Шартнамәнең мөддәте чыкты. Татарстан депутатлары Мәскәүгә мөрәҗәгать итүенә карамастан, федераль үзәк килешүне озайтмады.
- 2017 елда татар теленә, татар мәгарифенә көчле һөҗүм башланды. Татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылуы тукталды, телне бары тик гариза язу белән сайлап укырга мәҗбүр ителде. Татар теле күп мәктәпләрдә укыту программасыннан төшеп калды яки нибары 1–2 сәгатькә калды.
- Татарстанның Конституциясе туракланды, анда мөһим мәддәләр алынды, ул тулысынча Русия Констутициясен кабатлый.
- 2021 елда Татарстанда президент институты тыелды. 2021 елның декабрендә Русия Дәүләт думасы "регион башлыклары" турындагы федерал канун кабул итте. Аның нигезендә "президент" атамасын субъектларда куллану тыелды. Татарстан моңа каршы чыкты, ләкин ахыр чиктә 2022 елда президент атамасы "Рәис" дип үзгәртелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум